Быел «Галиев укулары» конференциясендә районның 17 мәктәбе катнашты
27 мартта «Галиев укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды
«Халыклар дуслыгы» музее хезмәткәрләре тырышлыгы белән өченче тапкыр уздырыла торган бу фәнни-гамәли укулар музейга нигез салучы һәм 50 елга якын аны җитәкләүче, Бөек Ватан сугышы ветераны, күпсанлы дәүләт бүләкләре кавалеры Гарифҗан Гали улы Галиев истәлегенә багышланды.
Бүгенге көндә музейны җитәкләүче, озак еллар Гарифҗан ага белән кулга-кул тотынып эшләгән Сания Бариева тәкъдиме белән бу чара 2024 елда Гарифжан Галиевич төрле елларда эшләгән Пыжмара, Субаш, Арбор, Чепья авылы мәктәп укучылары катнашында башланып китә. 2025 елда исә конференциядә районның 9 мәктәбеннән укучылар катнаша, ә быел 17 мәктәптән укучылар үз эшләрен юллаганнар иде.
Районыбыз тарихында тирән эз калдырган Гарифҗан Галиев музейга нигез салучы гына түгел, ә аны республика күләмендә нәкъ менә исеме җисеменә туры килә торган уникаль мәдәни үзәк итеп күтәрүче булды. Музейның фондларында бүген 25000 нән артык экспонат исәпләнә. Аларның һәркайсы Гарифҗан Галиевичның күп еллар дәвамында алып барган гаять зур, чын мәгънәсендә, фанатик эшенең нәтиҗәсе.
Быелгы укуларда, үзе дә заманында шушы музейны экспонатлар белән тулыландыруда катнашкан шәрәфле кунак, чыгышы белән Чепья егете, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Таһир Һадиев үз чыгышында бу музей эшчәнлегенә югары бәя бирде, аның ничек барлыкка килүе турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Ул ассызыклаганча, мондый музей бөтен халыкның ихлас кызыксынуы, якташларының битараф булмавы һәм, әлбәттә, директор-ветеран Гарифҗан Гали улы Галиевның фанатик, фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә генә барлыкка килә ала, диде. Районыбызның тарихчылары Түнтәрдән Рәфхәт ага Зарипов, Смәилдән Фаварис Галиев һәм башка мөхтәрәм шәхесләрнең катнашуы бу җыенның әһәмиятле икәнен күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев