Дилә белән Диләрә XII Халыкара олимпиадада призлы урын яуладылар
Олимпиадада Татарстанның 38 районыннан, Россиянең 27 төбәгеннән һәм 4 чит илдән 450 укучы һәм 50 студент катнашкан
17нче апрель көнне Казан шәһәрендә, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында, Бөтенроссия туган тел форумы барышында татар теленнән XII Халыкара олимпиада җиӊүчеләрен котладылар.
8-11 нче сыйныф укучылары 4 көн дәвамында татар теле, татар әдәбияты, Татарстан тарихы буенча язма һәм телдән биремнәр үтәделәр, иҗади проектлар якладылар. Олимпиадада Татарстанның 38 районыннан, Россиянең 27 төбәгеннән һәм 4 чит илдән 450 укучы һәм 50 студент катнашкан.
Норма урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучылары Хәбибуллина Дилә, Саттарова Диләрә XII Халыкара олимпиадада призлы урын яуладылар. Кызларны һәм аларның укытучысы Насихова Гөлүзә Равил кызын зур җиӊүләре белән котлыйбыз, уӊышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев