“Эра” бию төркеме бер-бер артлы җиңүләр яулап тора (фото)
Мәгариф

“Эра” бию төркеме бер-бер артлы җиңүләр яулап тора (фото)

"Эра" бию төркеменең алдагы уңышы барыбызны да куандырды. IX Идел буе "Tatarstan.ru" конкурсында I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Гала концерт һәм бүләкләү тамашасы FUN 24 күңел ачу үзәгендә үтте.

Җиңүчеләрне Римма ханым Ибраһимова кебек олы шәхесләр бүләкләде. Шулай ук укучылар рәхәтләнеп ял итә алу бәхетенә дә иреште.Укучыларны әзерләгән җитәкчеләре Эрик Васинкинга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук олы ихтирам хисләрен җиткерәсе килә Миләүшә Кадырова җитәкләгән сәнгать мәктәбе коллективына. Укучыларыбыз Рәсәйнең кайсы гына почмагына бармасын, һәрвакыт матур чыгышлары белән тамашачының күңелен яулап кайталар. Алар укучыларга дөрес юнәлеш биреп, сәнгать дөньясына алып керә алдылар, канат куйдылар. Эшегездә һәммәгезгә дә зур уңышлар юлдаш булсын, дип хәбәр итәләр Балтач урта мәктәбеннән.

250

Нет комментариев