Эшлиләр, җиңәләр, тырышалар
Кырым балалары белән «Дуслык күпере» дә булдырдылар
Балтач гимназиясе балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә максатчан хезмәт куя
Балтач гимназиясе патриотларының аеруча да зур җиңүләренә килгәндә, мөгаен, узган көзлектә Бөтенрәсәй кысаларында узган «Тарихны саклаучылар» региональ проектында икенче урынны алулары булгандыр. Алар әлеге бәйгегә ныклап әзерләнделәр, күргәзмәләр өстендә эшләделәр, һәр тарихи фактны яңадан барладылар. Һәм менә көтелгән куанычлы нәтиҗәгә дә ия булдылар. Күптән түгел патриотларга уңыш янә елмайды, «Яшел белем» дигән экология бәйгесендә өченче урынга лаек булдылар. Монысы да республика күләмендә.
...Гимназиягә бару 7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры килде. Ул көн — сәламәтлеккә багышланган, биредә тренинглар, квест уеннар үткән, физкультминутлар булган, дөрес туклану турында сөйләшкәннәр. Гимназиягә килеп керүгә педагог-оештыручы Равилә Шәрипова каршы алды, «хәзер, яме, тәнәфестә тагын бер акция генә үткәреп алабыз да,..» диде дә, балалар арасына кереп югалды. Тәрбия эшләре буенча директорның киңәшчесе Гөлфия Шакирова һәм дә "Алдынгылар хәрәкәте«нең актив укучылары белән оештырылган акция уңышлы гына узды, балалар дәресләргә таралышты, шул ук балалар чираттагы тәнәфестә Равилә Шәрипова янына янә җыелышканнар иде. Равилә Равилевна аларга район газетасыннан килүләре турында белдерде, һәрберсенә диярлек эш бүлеп бирде, — Әдилә Фәйзрахманова, мәсәлән, эшчәнлекләрен күрсәтеп видео яздырта, Иркә Шакирова информация туплый... Башкарган эшләре күп, газета битләренә генә сыйдырып бетерә торган түгел.
— Ватанпәрвәрлекнең нык-лыгы «Аҗаган» уеннарында ачыктан-ачык күренә, — ди Равилә Шәрипова февраль аенда узган хәрби-патриотик чараны искә алып. — Патриотизм бит ул хәрбилеккә генә корылмаган, туган җиреңне, өйдәгеләреңне, сыйныфташларыңны, күрше-күләнне ярату, хөрмәт итү, бердәм булу да шуңа керә. Боларның берсе дә бездә сүздә генә калмый, һәм һәр очракта да ихлас башкарыла. Менә, мәсәлән, актив балалар гимназиядән ерак түгел генә яшәүче, кеше арасына чыгып йөри алмаучы, ялгыз яшәүче Флера, Римма апаларга булышалар, быел кыш карларын еш көрәделәр, җәйләрен дә хәлләрен беләләр. Районыбызда гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллинны шефлыкка алабыз, ярдәм кирәк булса балалар тиз арада булышып кайталар.
Балтач гимназиясе балалар бакчасына да шефлык күрсәтә, монда да «Алдынгылар хәрәкәте», «Яшь бөркетләр» отрядлары йөри. Курчак театрлары куеп, сабыйларның күңелләрен күрәләр, уртак чараларда катнашалар. Бистәнең 1, 2, 5нче номерлы балалар бакчалары белән хезмәттәшлек итү нәниләргә, гимназия патриотларына да ошый.
Узган ел ирешкән тагын бер җиңүләре бар бит әле, «Беренчеләр хәрәкәте» конкурсында катнашып, 200 мең сумлык грант отып, шул акчага аппаратура алганнар һәм эш бүлмәсен җиһазландырганнар. Быел янә грант алганнар, анысына мини-футбол буенча «Алтын кубок» проекты эшлиләр.
Балтач гимназиясе махсус хәрби операция темасына якын килеп эшли. Солдатларыбызга гуманитар ярдәм, медвзводларга медицина кирәк-яраклары җыю, җылы хатлар язу (мин килгән көнне дә укучыларның яңа язган хатларын биреп җибәрделәр, хатлар чираттагы ярдәмнәрен илтергә җыенган Радик Хәбибуллин төркеменә тапшырылды, егетләребезгә дигән посылкаларда урын алырлар, авт.), болардан тыш биредә музыка укытучысы Римма Әхтәмова җитәкчелегендә «Струна» дигән инструменталь-музыкаль төркем оешты. Оешып кына калмады, инде әллә ничә хәйрия концертлары куярга өлгерделәр. Төркемнең төп солисты — әтисе бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илне саклаучы Диләрә Дмитриева. "Струна«ның оешуына быел бер ел була, шул уңайдан төркемнең инициаторы — Диләрәнең әнисе Эльвира ханым гимназия коллективы белән берлектә тантаналы очрашу кичәсе уздырырга җыена. Әлеге кичәгә «Добробат» музыкаль төркеме егетләре кайтырга мөмкин, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен, ветераннарны да чакырырга уйлыйлар. Кичә матур булырга охшап тора, чакыра калсалар, килергә кирәк. «Добробат» төркеме егетләре гимназиягә килеп моңарчы да җырлар башкарып китте, алар — ут эчендә булган егетләр, шуңа да хәрби җырлар йөрәк түрләреннән агыла. Балтач гимназиясе менә өченче тапкыр инде башкалада урнашкан госпитальгә барып, яралы солдатларыбыз алдында концерт куйды, мөмкин кадәр гуманитар ярдәм дә алып бардылар. 20 март көнне гимназия талантлары «Добробат» егетләре белән бергә чыгыш ясадылар.
Балалар батыр ватандашларыбыз алдында җырлауны горурлыкка тиңли, тамашачылар исә «сезнең чыгышларыгыз безнең өчен бик мөһим», дип, аларга репертуарлары өстендә эшләргә стимул бирә. Мондый чаралар, очрашулар балаларда патриотизм, җаваплылык, рәхмәт хисләре уятырга ярдәм итә. Тагын әле гимназиядә хәрби хәрәкәт ветераннары белән очрашулар уза, Булат Әхмәдуллин, Фидәел Хәсәнов мондый очрашуларга бик теләп йөриләр. Гимназиядә махсус хәрби операциягә багышланган музей да эшли. Биредә һәлак булган гимназия карлыгачлары — йөрәкләрне тетрәндереп, районга иң беренче җәсаде кайткан Илдар Галиев, аннан Рөстәм Фәйзрахманов, Азат Галимовның истәлекләре куелган (музейны мөгаллимә, шулай ук патриотик рухлы Венера Мостафина җитәкли). Балалар моннан тыш бистәдәге әфганчылар, Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музейларына да еш баралар.
Гимназиядә узган һәр ярминкә хәйриягә багышлана, биредә җыелган финанс физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларга җибәрелсә, шул ук вакытта махсус хәрби операциягә ярдәм илтүче волонтерлар төркеменә дә тапшырыла. 18 март — Кырымның Рәсәйгә кушылган көне. Бу тарихи вакыйганы да читләтеп узмады гимназиялеләр, «Кырым язы» дигән викторына оештырып, «Бер ил — бер тарих» дигән Бөтенрәсәй акциясендә катнашып, Кырым балалары белән «Дуслык күпере» дә булдырдылар, алар безгә — без аларга хатлар яздык, диделәр.
Гимназия балаларының театр түгәрәкләрендә шөгыльләнеп, Татарстаннан тыш төбәкләрдә дә урын алуларын күпләребез белә инде. Менә тагын Балтач гимназиясенең 2 а сыйныфы укучылары Туфан Миңнуллин исемендәге өченче төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып, беренче урын алып кайттылар һәм Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. (Җитәкчеләре: Алсу Хәкимҗанова, Равилә Шәрипова, Лилия Гозәерова).
Гимназиядә патриотизм юнәлешендәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясаганда, беркайчан да әти-әниләрне телгә алмыйча калмыйлар. 27 март көнне махсус бишенче сыйныф укучыларына багышланган чарада (Алдынгыларга алмаш киләсе бар бит!) «Беренчеләр — ул без» дип, активистларның әти-әниләренә дә Рәхмәт хатлары тапшырдылар, якты, рухландыргыч бәйрәмнән әниләр (нигездә әниләр килгән иде) бик канәгать булып кайтып киттеләр.
20 апрель тирәләрендә Балтач гимназиясенең еллык хисап концерты көтелә, ул инде патриотик хисләрдән башка гына узмаячак, гимназия үзенең укуда да, спортта да, сәнгатьтә дә патриот икәнлеген күрсәтәчәк. Ватанга мәхәббәт әнә шулардан башлана да инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев