Этномәдәни тәрбия балаларга хуш килә
Мәгариф

Этномәдәни тәрбия балаларга хуш килә

Иртәнге бәйрәмнәрдә балалар туган тел турында шигырьләр сөйлиләр, җырлар башкаралар

Кече Лызи балалар бакчасында ундүрт ел тәрбияче булып эшләүче Евдокимова Екатерина Григорьевна 2004 елда Кече Лызи урта мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлаганнан соң, дус кызы белән Казан педагогика көллиятенә укырга керә.

Көллиятне тәмамлагач,  аңа башкалада Совет районының 352нче номерлы балалар бакчасына юллама бирәләр. Биредә ул бер ел эшли, эшләгән дәвердә кияүгә чыга, ике балалары туа –  эшкә чыгу мәсьәләсендә уйланып йөргәндә, тормыш үзенчә хәл итә – балалар бакчасында тәрбияче урыны барлыкка килә. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәннәре шушыдыр.

«Балалар белән эшләргә яратам!»

– Минем өчен көтелмәгән хәл булды дип әйдә алмыйм, – ди Екатерина Григорьевна ул чакларны искә алып. – Ә менә чын-чынлап уңыш елмайды дисәң дөрес, чөнки бу коллективны мин инде яхшы беләм, андагы һава торышлары таныш, шуңа күрә, яңадан эшкә керешеп китү авыр булмады, чөнки янәшәмдә мин белгән, якын кешеләр иде. Мәктәп елларыннан ук башымда һаман да бер уй кайнады: мин бит балалар белән эшләргә яратам!

 Евдокимова Екатерина Григорьевна

Вакыт җиткәч сайланып торырга туры килмәде, тоттым да көллияткә укырга кердем. Күптән хыяллана идем инде укытучылар әзерли торган көллият турында, минем гамәли теорияне генә түгел, ә балаларның күңелен аңлыйсым, аларга булышасым,  таяныч буласым килде. Ә хәзер, артка борылып карыйм да, бу бит чын-чынлап үз эшем булган дим.

Екатерина Григорьевна эшен шулкадәр ярата, бар ихласлыгын, күңелен биреп башкара ул яраткан хезмәтен. Көн саен балаларга үзенең кирәкле икәнлеген тоя-аңлый, көн дә сабыйларның яңа талантлары ачылуен, дөньяга башкача карый башлауларын, яңа дуслар табуларын күрә. Әти-әниләр белән дустанә мөнәсәбәттә, аңлашып эшләгәнгә күрә дә аңа яраткан хезмәте җиңелләрдән биреләдер, бәлкем. Алар балаларның аң-үсеше өчен бергәләшеп уңайлы тирәлек тудыралар. Ә соңыннан уртак хезмәт нәтиҗәләрен күреп куанышалар: балаларда үз-үзләренә ышаныч арта, үзара аралашулары да җиңеләя, чын мәгънәсендә бәхетле балаларга әвереләләр.

Сүз дә юк, тәрбияче ул рәхимле, сабыр булырга, балалар күңелен аңларга, баланы ничек бар шулай кабул итә белергә  тиеш. Балаларның хис-тойгыларын якын итү, авыр вакытта аларга  терәк булу, намус кушканча эшләү – бу бөтен тәрбиячегә дә хас сыйфатлар булып бетә алмый. Әмма Екатерина Григорьевнаны әти-әниләр нәкъ тә менә шушы гадәтләргә ия булганы өчен хөрмәт итәләр.

 Евдокимова Екатерина Григорьевна

– Бер-береңә яхшылык кына теләү, бер-береңне хөрмәт итү – безнең коллективтагы эшчәнлекнең нигезе, – ди  талантлы тәрбияче. –  Биредә һәр хезмәткәр үз эшенә белемен һәм хезмәт тәҗрибәсен генә  багышлап калмый, йөрәк җылысын да бирә. Шуңа күрә балалар бакчасында һәрвакыт нәкъ өйдәгечә  җылы, тыныч.

Гаилә һәм балалар бакчасы – бала өчен икесе дә ныклы терәк. Алар бер-берләрен яклаганда, саклаганда бала үзен ышанычлы итеп хис итә, бәхетле булып үсә. Екатерина Григорьевна да балаларның әти-әниләренә ышнычлары өчен рәхмәтле, нәкъ менә бер-береңә ышану хезмәттәшлекнең ныклы нигезен тәшкил итә дә инде,  ди ул.

–  Сез үзегезне башка һөнәр иясе итеп күрә алыр идегезме? –  дигәнгә Екатерина кырт кисеп “Юк!” диде. Балалар тавышы, аларның берөзлексез сорау бирүләре,  кочып алулары,  нәни ачышлары күңеленә аеруча да хуш килә. Көн дә балалар бакчасында булу  – ул эшкә генә бару түгел, ә үзеңне кешеләргә кирәкле итеп тою, баланың бер адым алга китүенә куану,  шушы адымны ясарга булышуда минем дә өлешем бар бит дип горурлану. Үз урыныңда үзеңнең кирәклегеңне тоеп эшләүгә ни җитә соң?!

Каршылыкларны җиңеп

Тәрбияченең эш көннәре гади генә узмый, һәр баланың үзенең көчле ягы, яки авырлыклары бар.

–  Без ул авырлыкларны яшереп калдырмыйбыз, – ди Екатерина Григорьевна. – Аларны вакытында күреп алып, саклык белән генә ярдәм итәргә тырышабыз. Балада нәрсә дә булса барып чыкмаса – бакчага ияләшә алмаса, сөйләм теле какшаса, мөстәкыйльлеге формалашмаса, сүзләрен әйтеп бетерә алмаса – андый очракларда килеп туган мәсьәләне гаилә белән бергә уртага салып сөйләшәбез, балага яраклы мөмкинлекләрне эзлибез. Әти-әниләр белеп торсыннар иде –  теләсә нинди мәсьәләне, борчуны балалар бакчасына алып килергә була – биредә бергә-бергә бөтенесе дә хәл ителәчәк.

 Евдокимова Екатерина Григорьевна

Екатерина Григорьевнаның ире Андрей исемле, олы кызлары Виктория 11 сыйныфта укый, уллары Артём 9 сыйныф укучысы, һәм төпчекләре  Максим, аңа 3,9 г яшь һәм ул балалар бакчасына йөри. Гаиләбез белән гадәти тормышта яшибез: дәресләр, мәктәпкә әзерләнүләр, балаларның сорауларына җавап бирү, тыныч матур кичләр... Ниндидер бер мизгелдә безнең гадәти тормышыбыз үзгәрде: Максим туганнан соң Андрейның авыруы мәгълүм булды. Бу хәлдән соң гаиләнең ниләр кичерүен үз башына төшкәннәр генә аңлый торгандыр,

– Гел идеал гына бармый икән тормышлар, – дип әйтәсе килә сабыр ханымның. –  Тик гаилә  ныклыгы авырлыкларга каршы торырга ярдәм итә. Үтә дә кыен чакларда  кемнәр өчен алга барырга, яшәргә кирәклегеңне искәртүче ул Гаилә.

Екатерина Григорьевна өчен  гаиләсе, ире һәм өч баласы – ягымлы ханымның  төп яшәеш чыганагы.  Алар бергә-бергә сабырлыкның асылына төшенәләр, бер-береңә рәхимле, игътибарлы булуның нәтиҗәләрен күрәләр. Бер-береңне ишетү, ничек бар шулай кабул итү, бер-береңә терәк булу – нәкъ тә менә өйдән башлана.

Этномәдәни тәрбия буенча эш

Районның мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрендә этономәдәни тәрбия буенча системалы эшчәнлек алып барыла. Ел дәвамында календарьдагы даталар һәм халык әйтүе буенча милли бәйрәмнәр уздырыла, халыклар мәдәниятенә багышланган тематик атналар оештырыла. Балалар куана-куана рәсем, кул эшләре бәйгеләрендә катнаша, монда һәркем үзенең туган ягын ничек күрүен бәян итә: кемнеңдер туган ягы сөлгегә бизәк итеп чигелгән, кемнеңдер ул әбисенең яулыгы яисә туган авылы.

 Евдокимова Екатерина Григорьевна

Иртәнге якта балалар халык җырларын башкаралар, туган телдә шигырьләр сөйлиләр, бииләр, әкияти күренешләр буенча спектакльләр куялар. Мондый эш балаларда яшьтән үк күптөрле мәдәнияткә ихтирамлылылк хисләрен формалаштыра, туган телгә, үз халкыңның тарихына кызыксыну уята. Нәкъ менә шушы төшенчәләр мәдәнияткә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә сакчыл караш тудыра да инде.

Екатерина Григорьевна милли кул эшләре буенча күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә еш катнаша, мастер-класслар күрсәтә. Күптән түгел узган тәрбиячеләр семинарында удмурт халкының яман күзләрдән саклый торган тылсымлы муенсасын ясарга өйрәтте. Кунаклар аның йомшаклылыгына, ягымлылыгына, осталыгына игътибар итте.

Рәхимле тәрбияченең эшендә уңышлар, гаиләсенә сәламәтлек-бөтенлек-тигезлек телисе килә, киләчәк буыннарга кылган игелегегез үзегезгә дә изге эшләр булып әйләнеп кайтсын, балаларыгызның игелекләрен күрегез.

 


этномәдәни Евдокимова Екатерина Григорьевна

Нет комментариев