Белем ачкычы белән серле дөньяны ачып кердегез...
Шушы көннәрдә гимназиядә бик матур бәйрәм шаһиты булдык, – 1 б сыйныфы укучылары әти-әниләренә Әлифба бәйрәмен тәкъдим итте. Әлифба китабын төгәлләп, хәрефләр танып, укырга өйрәнгән балаларыбыз биеп-җырлап кына калмады, әниләрен дә уйнатты, бүләкләргә дә ия булды. Ак юл сезгә, балалар! Һәрбарчагызга сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез. Белем ачкычы белән серле дөньяны ачып кердегез, инде алга таба исән-сау укырга, яхшы билгеләр генә алырга язсын! Рәхмәт укытучыларыгызга, рәхмәт үзегезгә!
Нет комментариев