Гимназиялеләр күпмилләтле укучылары белән горурлар
Мәгариф

Гимназиялеләр күпмилләтле укучылары белән горурлар

Балтач гимназиясе дә кунакларыбызны төрле милләт вәкилләренең биюләре белән каршы алды.

Бу тагын бер тапкыр күпмилләтле районыбыз булуыбызны дәлилли һәм бездә һәрбер милләтнең гореф-гадәтләренә дә, телләренә дә хөрмәт бертөсле.

Дәртле концерт номерларыннан соң кунаклар гимназиянең милли бизәкләр темасына багышланган күргәзмәсе белән танышып, 1 сыйныф һәм 4 сыйныфлар тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакльне тамаша кылдылар.

Узган атнада гына тантаналы ачылган шахмат зонасы белән танышып, егет-кызларга алга таба да зур уңышлар теләделәр. Очрашуга ноктаны “Татар кызы – татар егете” конкурсында катнашкан балалар куйды.


Балтач гимназиясе Васил Шәйхразиев

Нет комментариев