Гөлназ Гатауллина  һәм Гөлшат Зәйнуллина кабат җиңү яулады (фото)
Мәгариф

Гөлназ Гатауллина һәм Гөлшат Зәйнуллина кабат җиңү яулады (фото)

Конкурста тәрбиячеләр үзләренең эш тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр.

19 октябрьдә Казанда ел саен үткәрелә торган «Минем иң яхшы дәресем» Бөтенроссия педагогларның һөнәри осталыгы конкурсының төбәк этабы булып узды.

Конкурста Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлназ Гатауллина  һәм Гөлшат Зәйнуллина үзләренең эш тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр.

Тәрбиячеләр конкурста II урынны алып, алар чираттагы тапкыр үзләренең югары һөнәри осталыкларын һәм педагогик осталыкларын исбатладылар. Котлыйбыз! 


конкурс

Нет комментариев