«Ялкын» яшь журналистлар өчен яңа офыклар ачты!
Шундый талантлы укучылар, үз һөнәрен яраткан укытучылар, ярдәмчел әти-әниләребез булганда, Норма мәктәбенең әле тагын да зур уңышларга ирешәчәгенә шик юк
6 май көнне, Казанда республикакүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестивале узды. Ул мәктәп медиа дөньясының иң сәләтле, иң актив укучыларын бергә җыйды.
Фестивальнең беренче этабында ук 60 тан артык гариза кабул ителгән икән, ә финалга 20 команда чакырулы иде. Безгә дә бу фестивальдә катнашу бәхете елмайды.
Фестивальнең тантаналы бүләкләү чарасы «Татмедиа» бинасында үтте. Безне кызыклы очрашулар, файдалы интенсивлар һәм мавыктыргыч экскурсияләр көтә иде. Фестивальнең ачылышыннан соң «Вертикаль видео» һәм «Ясалма интеллект» темаларына интенсивларда катнаштык. Бүгенге көндә бу юнәлешләр — иң актуальләрдән. Монда үзләштергән яңа күнекмәләр — безнең өчен киләчәккә зур адым.
Укучыларга Татмедиа буйлап мавыктыргыч экскурсия дә оештырылды. Биредә без «Татар-информ» агентлыгы, «Ялкын», «Идел» журналлары эшчәнлеге белән таныштык. Иң истә калганы «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Вагизович Билалов белән очрашу булды. Ул безгә журналистика серләрен сөйләде, сорауларга җавап бирде һәм киләчәктә уңышлар теләде.
Аннары яшь журналистлар дизайн буенча мастер-класста катнашты. Анда без хәзерге вакытта бик популяр булган карточкалар ясау серләренә төшендек, бәйгегә тәкъдим иткән эшләребезне анализладык һәм нейросеть белән дөрес эшләргә өйрәндек.
Фестивальнең тагын бер мөһим өлеше — Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Камилевна Галимова белән очрашу. Без аңа үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек, киләчәккә планнар турында сөйләштек.
Ниһаять, иң дулкынландыргыч мизгел — бүләкләү тантанасы! Жюри иң яхшы эшләрне билгеләде. Безнең Норма урта мәктәбе командасы өченче урын яулады! Бу — безнең мәктәп өчен зур горурлык.
Норма мәктәбендә медиа дөньясы инде күптәннән яши. Ай саен үз газетабыз дөнья күрә, ә һәр чәршәмбе мәктәп радиосы эфирга чыга. Газетада һәм радиода без мәктәп тормышын яктыртабыз: уңышларыбыз, бәйрәмнәр, кызыклы вакыйгалар, укучылар һәм укытучылар турында язабыз. Радио ул — безнең өчен аерым бер дөнья. Анда без яңалыклар сөйлибез, интервьюлар алабыз, музыкаль чыгышлар ясыйбыз. Газетада исә фоторепортажлар, шигырьләр, мәкаләләр бастырабыз. Безнең максат — мәктәп тормышын тагын да кызыклырак итү, дусларыбызга, укытучыларыбызга һәм әти-әниләргә барлык яңалыкларны вакытында җиткерү.
«Ялкын» фестивале безгә тагын да зуррак мөмкинлекләр ачты. Без үзебезне республикабызның медиа дөньясында лаеклы вәкилләр итеп хис иттек. Күңелләрдә шатлык, горурлану һәм рәхмәт хисләре... Безне илһамландырган, канат куйган укытучыларыбызга, бу фестивальдә катнашу өчен шартлар тудырган мәктәп җитәкчелегенә, фестивальнең финал өлешенә бару өчен транспорт белән булышкан Норма мәктәбенең әтиләр советы әгъзасы Ганиев Азат Мәгъфур улына зур рәхмәт әйтәсебез килә.
Шундый талантлы укучылар, үз һөнәрен яраткан укытучылар, ярдәмчел әти-әниләребез булганда, Норма мәктәбенең әле тагын да зур уңышларга ирешәчәгенә шик юк.
Галимова Камилә, Ганиева Мәликә, Закирова Камилә, Мәрданов Раил — Норма урта мәктәбе медиастудия командасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев