Яңа илкүләм проект — гамәлдә
Илебездә «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» яңа илкүләм проекты буенча 2025 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә укытуның яңа агротехнологик профиле барлыкка килде
Бу сыйныфларда биологияне, физиканы, химияне, математиканы тирәнтен өйрәнүче профильле белем бирүнең заманча моделе төзелү күздә тотыла. Укуның эш бирүче, мәктәп, урта һөнәри белем бирү оешмасы һәм югары уку йорты арасындагы тыгыз хезмәттәшлеккә нигезләнүе максатка ирешү өчен нигез булып тора.
Бу юнәлештә Салавыч күппрофильле лицее коллективы «Татарстан» хуҗалыгы җитәкчелеге белән фикерләшеп, мондый сыйныфны үзләрендә ачарга дигән тәкъдим белән чыгалар һәм алар бу юнәлештә эшләячәк республиканың 20 белем бирү мәктәбе исемлегенә сайлап алына. 8-10 сыйныфтан теләк белдергән укучылар 1 сентябрьдән тупланып, яңа программа буенча белем ала башлаганнар.
Проектны тормышка ашыру тиешле шартлар булдыруны таләп итә: мәктәптә уку-укытуның махсус лабораториясе, кабинеты бүгенге фән яңалыкларына таянып җиһазланган булуы һәм ул укучыларга белем алырга төпле нигез булырга тиеш. Бу очракта киләчәктә үзенә белгечләр булдыру максатыннан, инвестор, ягъни эш бирүче тарафыннан хәйран гына беренчел чыгымнар тотылуын да игътибарга алырга кирәк.
Алдан төзелгән килешү нигезендә, бу сыйныфны ачу, җиһазлар белән тәэмин итү, физика, математика, химия, биология укытучыларына хезмәт хакын түләүгә хәзергә 5 миллион сум финансны «Татарстан» хуҗалыгы бүлеп биргән. Киләчәктә алган җиһаз-ларның — 90, хезмәт хакының 95 проценты югарыдан финансланачак, калган өлеше хуҗалык чыгымнары булачак.
Проект авыл хуҗалы-гында инновацион технологиялар белән эшли белүче белгечләрне булдыру, мәктәп яшеннән укучыларда авылга, туган ягына мәхәббәт тәрбияләү, аның киләчәгенә битараф булмаган буынны үз җирлегендә әзерләүне күз алдында тота.
Һәм менә Татарстан Рес-публикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан аграр университеты вәкилләре һәм төп инвестор булган «Татарстан» хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллин катнашында Салавыч күппрофильле лицеенда агросыйныф рәсми рәвештә ачылды. Бу тантанада Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты һәм укучыларга үзенең теләкләрен җиткерде.
— Бүгенге көндә инновацияләр, алдынгы фән казанышлары, шул исәптән ясалма фәһем (искусственный интеллект) авыл хуҗалыгы үсешенең киләчәген билге-ләүче юнәлешләр булып торалар. Югары технологияләр, катлаулы җиһазлар, техникалар — болар барысы да белгечләр, кадрлар булганда гына нәтиҗә бирәчәк. Димәк, югары интеллектуаль фикерләү сәләте булган белгечләрне бүгеннән әзерләү шарт. Шушы сыйныфта сез укып, белемнәре-гезне махсус урта, югары уку йортларында тагын да ныгытып, баетып, киләчәкне туган җирегез белән бәйләргә, аңа хезмәт итәргә тиешле белгечләр булып үсәргә тиешсез. Уку өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, уңышлар сезгә, — диде.
Чыгыш ясаучылар, уку барышында Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, аграр университет белгечләре, башка югары уку йортлары укытучылары, хуҗалык җитәкчесе һәм белгечләре укытучылар коллективы белән берлектә белем бирү барышында эзлекле эш алып барылачак, дип ассызыкладылар. Соңыннан килгән кунаклар укучылар белән бергә яңача җиһазланган кабинетта максатчан белем алу өчен тудырылган шартлар белән таныштылар.
Белем бирүнең бу яңа формасы үзенең практик нәтижәләрен киләчәктә күрсәтәчәк һәм авылның киләчәген билгеләүче төп алшартларның берсе булачак. Шушы максатлардан чыгып, районыбызның башка хуҗалыкларына да мондый мөмкинлекләрдән файдаланып калырга иде, дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев