Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

Бәйгене үткәрү «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә

Казан шәһәренең «Курай» балалар бакчасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин катнашында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

29 муниципаль берәмлектән 37 мәктәпкәчә учреждение катнашкан әлеге бәйгедә бистәбезнең Гөлүсә Хәмит кызы Хәйруллина җитәкчелегендәге 1 номерлы балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» исеменә һәм билингваль белем бирүне үстерүгә, балалар мәйданчыкларын җиһазландыруга һәм татар, рус телләрен өйрәнүгә уңайлы шартлар тудыруга 500 мең сумлык грантка лаек булды.

Бәйгене үткәрү «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә һәм билингваль белем бирүне популярлаштыруга, мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә, иң яхшы тәҗрибәләрне стимуллаштыруга юнәлдерелгән.

2013 елдан конкурс кысаларында районыбызның 6 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы грантлар алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев