Кайбер укытучыларга бушка торак бирергә тәкъдим итәләр
Укытучылар арасында торак мәсьәләсе кискен тора
Мәктәптә 25 елдан артык эшләгән педагоглар бушлай торак алу хокукына ия булырга тиеш. Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб ТАССка шулай дип белдергән. Бу хакта «Шәһри Казан» яза.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, укытучылар арасында торак мәсьәләсе кискен тора.
Моннан тыш, Владислав Гриб билгеләп үткәнчә, бу чара һөнәрнең абруен арттырачак. Шул ук вакытта, диде ул, торак алу өчен кирәкле стаж турында «фикерләшергә була».
Элегрәк Гриб Укытучы көненә еллык түләүләрне гамәлгә кертергә, шулай ук педагоглар өчен исемнәр һәм бүләкләр исемлеген киңәйтергә чакырган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев