Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Карадуган балалары кече яшьтән һөнәргә өйрәнә

Карадуган балалар бакчасында иртә профориентация мәсьәләсе — тәрбия мәсьәләсендә төп проблемаларның берсе

Без зур таләпләр куя торган, үзгәрүчән, тиз яраклашуны сораган җәмгыятьтә яшибез. Замана һәм җәмгыять бала алдына зур бурычлар куя. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга килгәндә бала хәрефләр белән таныш түгел дөньяны күзалларга әзер булырга, ә инде мәктәпне тәмамлаганда, ул дөрес һөнәри юнәлеш алып чыгарга тиеш. Ләкин тормыш тәҗрибәсе булмаган балага тормышта дөрес юл сайлавы бик авыр. Кем соң мондый вакытта балага ярдәм итәргә, уңышка илтә торган юл сайларга юнәлеш бирергә тиеш?

Безнең Карадуган балалар бакчасында иртә профориентация мәсьәләсе — тәрбия мәсьәләсендә төп проблемаларның берсе. Ни өчен?

Беренчедән, без авыл җирендә яшибез. Ә авыл — илне туйдыручы, кешелекне алга алып баручы авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле өлкә. Авыл яшәсен өчен, балалар бакчасында балаларга авылга мәхәббәт тәрбияләү максаты белән үсемлекчелек, терлекчелек, игенчелек тармаклары белән бәйле булган зоотехник, игенче, сыер савучы, эретеп ябыштыручы, балта остасы, ветеринар, тракторчы, шофер кебек һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләргә омтылабыз. Авыл җирендә яшәгән балаларның әти-әниләре дә терлекчелектә, игенчелектә көн күрә бит. Моның белән бергә әти-әниләрнең хезмәтенә дә дан җырлыйбыз. Әхлак тәрбиясенең төп нигезе шуннан башлана. Чөнки кемдер авыл хуҗалыгын да күтәрергә: икмәк, сөт, ит, бәрәңге дә җитештергә тиеш бит.

Карадуган балалар бакчасында сабыйларны төрле һөнәрләр белән таныштыру эше алып барыла. Әлегә балалар эчке эшләр органы хезмәткәре, янгын сүндерү хезмәткәре, фельдшер, китапханәче, почта бүлекчәсе хезмәткәре, рәссам, чәчтараш, кибетче, музей хезмәткәре, игенче төрлекчеләр, эретеп ябыштыручы, балта остасы, сыер савучы hәм башка һөнәрләр белән таныштылар.
Һөнәргә өйрәтүне исә кече яшьтән башласак, әлбәттә, зур хәзинә диеп әйтә алабыз. Теге яки бу профессияне дөрес сайлау өчен балага үзенең индивидуаль-психологик мөмкинчелекләрен исәпкә алырга кирәк. Бу шартны үтәгән очракта ул кирәкле һөнәрне сайлап, адаптация үтеп, озак вакытлар шушы өлкәдә уңышлы хезмәт куя алачак.

​Иртә һөнәри юнәлеш бирү — балалар бакчаларында тәрбияви-белем бирү эшенең төп юнәлеше, ул балаларның өлкәннәр эшчәнлеге турында күзаллауларын формалаштыруга һәм профессиональ мохиттә тормышка ашырыла торган уңышлы, сәләтле шәхес сыйфатларын тәрбияләүгә юнәлдерелә.

Иртә һөнәри юнәлеш бирү эшенең кайбер бурычлары:
1. балаларны һөнәр дөньясы һәм аларның барлыкка килү чыганаклары белән таныштыру;
2. бала шәхесенең үсешенә ярдәм итә торган үстерә торган уен мохите булдыру;
3. әти-әни һөнәренә горурлык тәрбияләү;
4. хезмәтнең әһәмиятен аңлату;
5. балаларда һөнәри үсеш юлын анализлау, планлаштыру, гамәлгә ашыру турында күзаллауларны гамәлгә ашыру;
6. уен эшчәнлегендә профессияләрнең төп төрләре асылын үзләштерү;
7. сюжетлы-рольле уеннар вакытында иртә профориентациясе буенча беренчел күзаллау барлыкка килә, һәм ул балада хезмәткә кызыксыну уята, тәҗрибәсе арта;
8. балаларга эш кораллары белән төшерелгән рәсемнәр белән танышу, матур әдәбият уку- хезмәт турында шигырьләр, мәкальләр өйрәтү.

​Тәрбиячеләрнең төп бурычлары булып балаларга әти-әниләре, өлкәннәр хезмәтенә ихтирам уяту. ​Шуның нәтиҗәсе буларак балалар белән Балтач, Карадуган авыл жирлегенен төрле оешмаларына экскурсияга барып, музей хезмәткәре, янгын сүндерүче, китапханәче, фельдшер, почта хезмәткәре, кибетче, чәчтараш, электрик, полиция хезмәткәре белән якыннан танышып кайту, балаларда сөйләп бетерә алмаслык кичерешләр тудырды.

Әлеге юнәлешне еллык эшкә максат итеп куеп, зурлар төркемендә ата-аналар белән берлектә җыелыш, консультация, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр оештырылды. Һәр әти-әни үз һөнәрләре турында фото-видеосюжетлар әзерләргә теләк белдерделәр. Балалар белән исә эшчәнлекләрдә һөнәр ияләре турында әңгәмәләр, әдәби әсәрләр уку, шигырьләр ятлау, рәсемләү, мастер класслар, видео-аудио язмалар карау-тыңлау оештырылды. Уен вакытларында рольле-сюжетлы уеннар аша, сабыйлар үзләре үк төрле hонәре иясе булып уйныйлар.

Һәр һөнәрнең дә файдасын, аны башкарган кешеләрнең нинди сыйфатларга ия булуын, эш барышында нинди эш кораллары куллануларын үз күзләре белән күреп, аларны тотып, хәтта өлкәннәр ярдәме белән эшне башкарып карау — балаларда әлеге һөнәр иясенә карата җылы, уңай тәэсир калдырдылар дип ышанып калабыз.

Галимова Эльмира, Карадуган балалар бакчасының югары квалификацион категорияле тәрбияче 

Хәсәнова Илүзә, беренче категорияле тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев