Карадуган балалары республика җитәкчелеген дә шаккатырган
Карадуган балалар бакчасында радио эшләп килә
19 апрель көнне Казан шәһәренең «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында, мəктəпкəчə яшьтəге балаларга татар телендə белем бирүче тəрбиячелəр һəм укытучылар өчен, республикакүлəм «Туган тел фестивале- 2025» узды.
Чарада Карадуган балалар бакчасы да үз тәҗжрибәсе белән уртаклашты. Тәрбияче Сәләхова Мәрьям Искәндәр кызы һәм музыка җитәкчесе Васильева Илhамия Таhир кызы спикер буларак чыгыш ясадылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Сәгьдиев Самат һәм Гарифуллина Сәйдә бакчада эшләп килүче «Балачак FM» радиосы эшчәнлеге белән таныштырдылар.
— Балалар белән төркемнәрдә әңгәмәләр үткәрәбез. Алар журналист булып уйнарга ярата. Кемдер видеога төшерә, кемдер яздыра, кемдер алып бара. Бу эштә әти-әниләр дә актив катнаша. Иртән һәм кич әти-әниләр сабыйларын алырга килгәндә, радионы кабызабыз, — ди тәрбияче Илһамия Василева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев