“Карлыгач”та өлкәннәр бәйрәм итте (фото, видео)
Мәгариф

“Карлыгач”та өлкәннәр бәйрәм итте (фото, видео)

Балаларның күңелле чыгышлары, бакча эшчеләренең матур җырлары, дәртле биюләре — һәммәсе дә өлкәннәр адресына юлланды.

Балтачның 3 нче номерлы «Карлыгач» балалар бакчасында Өлкәннәр көне үтте.

Бакча коллективы әлеге бәйрәмне һәр елны зурлап билгеләп үтә. Быел да ветераннарны бәйрәм кичәсенә чакырдылар.

Балаларның күңелле чыгышлары, бакча эшчеләренең матур җырлары, дәртле биюләре — һәммәсе дә өлкәннәр адресына юлланды. Өлкәннәр рәхәтләнеп ял итте, үткәннәрен искә төшерде.

— Бик күңелебез булды. Күрештек, сөйләштек, бергә эшләгән вакытларны искә алдык. Кадер-хөрмәт, мул табыннар һәм игътибар өчен бакча хезмәткәрләренә, мөдир Гөлфәмә Хәкимуллинага олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Авыр эшләрендә җиңеллекләр, уңышлар телибез, — дип безнең белән элемтәгә чыкты Нурия Хафизова.


Нет комментариев