13 октябрь көнне "Карлыгач" балалар бакчасына йөрүче нәни китап укучылар Балтач үзәк балалар китапханәсендә кунакта булды.
Аларны керпе белән тиен көзге урманга сәяхәткә алып бардылар. Урман җәнлекләре табышмаклар, күңелле сораулар биреп балаларның табигатьне яратуларын, уй-фикерләрен белделәр. Чара экологияне саклауга багышланган "Без табигать балалары" дигән презентация белән үрелеп барды, дип хәбәр итәләр район үзәк китапханәсеннән.


Фото: http://baltasi.tatarstan.ru
Нет комментариев