Казанда райондашыбыз белән мавыктыргыч очрашу узган
Биредә сүз кадере, туган телебез кадере турында, балаларга әдәп-әхлак хакында, китапларның тылсымлы сәхифәләре хакында сүз барды
Казан шәһәренең Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә язучы, прозаик, әдәбият галиме Рәҗәп Бәдретдин белән мавыктыргыч очрашу булып узды.
Биредә сүз кадере, туган телебез кадере турында, балаларга әдәп-әхлак хакында, китапларның тылсымлы сәхифәләре хакында сүз барды.
Язучыбыз Рәҗәп Бәдретдин балалар дөньясына шулкадәр чумып, бирелеп китеп сөйләде, хәтта балаларның гына түгел аларны алып килгән әти- әниләрнең, мөгаллимнәрнең дә бер генә дә очрашудан тиз генә аерылышасылары килмәде. Рәҗәп абыйларына сорау арты сорауны яудырып кына тордылар егетләр-кызлар. Ул үзе дә сынатмады, балалар белән уртак телне тиз тапты. Әсәрләре хакында сөйләде. Үзебезнең матур ана телебезне югалтмыйча сакларга, китаплар укып телебезне баетырга чакырды. Гаҗәеп дәрәҗәдә акыллы киңәшләрен бирде. Ахырдан язучы-галим үз китапларын китапханәгә бүләк итеп тә калдырды.
Балачактан аерыласы килмичә язучының сөйләгәнен тын да алмыйча тыңлаган балалар, әти-әниләр, укытучылар Рәҗәп Бәдретдинне шундый очрашуларга тагын да чакырып калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев