КФУда «Җәйге университет»ның чираттагы сезоны старт алды
Беренче тапкыр проект 2021 елда гамәлгә ашырылган, ә 2023 елда аңа КФУ кушылган
6 июльдә «УНИКС»та «Җәйге университет» проектының чираттагы сезоны старт алды. Быел инициативада 25 илдән 330 студент катнашкан, дип хәбәр итә Казан университеты матбугат хезмәте.
Проектка кушылучылар арасында, Россиядән 100 студенттан тыш, – Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Абхазия, Бразилия, Мисыр, Индонезия, Һиндстан, Кытай, Марокко, Монголия, Оман, Чили, Вьетнам, Малайзия, Сербия, Босния һәм Герцеговина, Таҗикстан, Судан, Перу һәм Зимбабве вәкилләре бар.
Проект РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм «Социоүзәк» ярдәмендә Казан Федераль университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Бу эштә күпсанлы партнерлар да ярдәм итә, быел аларның иң мөһиме «Росатом» дәүләт корпорациясе булачак.
Проект берничә ел эчендә белем бирү программасы гына түгел, ә бөтен дөньядан талантлы яшьләрне җәлеп итүнең чын ноктасына әверелде. Алдагы елларда анда 45 илдән 5 меңнән артык студент катнашкан.
Катнашучылар өчен рус һәм инглиз телләрендә 20дән артык белем бирү программасы планлаштырылган. Алар арасында – ясалма интеллект, тотрыклы үсеш, туризмда инновацияләр, тау металлургиясе, атом-төш энергетикасы һәм башкалар буенча курслар.
«Җәйге университет» федераль проекты Россия Фән һәм югары белем министрлыгы инициативасы белән тормышка ашырыла. Ул чит илләрдә Россия мәгарифен популярлаштыруга, шәхесара, мәдәниятара һәм милләтара аралашу урнаштыруга, илләр, Россия һәм чит ил студентлары арасында элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Беренче тапкыр проект 2021 елда гамәлгә ашырылган, ә 2023 елда аңа КФУ кушылган.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев