6 июль көнне Балтач гимназиясенең театр җанлы, булачак 3 а сыйныфы укучылары Сочи каласына ял итәргә киткән иде.
Исегезгә төшерәбез,“Хыялый тургай" иҗади коллективын тулыландыручы әлеге балалар быелның май аенда Чаллы каласында узган фестиваль- конкурста 1 дәрәҗә лауреат булганнар иде, шул уңайдан коллектив Сочи каласына җәйге ял юлламасы-сертификат белән бүләкләнде һәм курорт шәһәрдә ял итеп кайтты. "Хыялый тургай" иҗади театр төркеме биредә ял итеп кенә калмады "Морозко" номеры өчен II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Нет комментариев