Кичә гимназиянең бер өлеше буш иде, балалар кайда булган?
Мәгариф

Кичә гимназиянең бер өлеше буш иде, балалар кайда булган?

“Иң кызык момент – алып килгән ризыкларны бүлешү булгандыр”, ди икенче сыйныф сабыйлары. 2 “б” сыйныфында укучы балаларыбызның әлеге сыйфатларын укытучылары да җыелыш саен мактый”

Кичә гимназиянең башлангыч сыйныф балалары, иртәнге дәресләрдән соң, походка барды. Табигать кочагында ял итү, уйнау, тамак ялгап алу балаларга бик ошаган, тәэсирләрен сөйләп бетерә алмыйлар.

“Иң кызык момент – алып килгән ризыкларны бүлешү булгандыр”, ди икенче сыйныф сабыйлары. 2 “б” сыйныфында укучы балаларыбызның әлеге сыйфатларын укытучылары да җыелыш саен мактый”. Балалар бик рәхимле, күңелләрендә әшәкелек юк, сумкаларында булган бер алманы да бүлешеп ашый беләләр”, диләр. Күзләр генә тимәсен, алга таба да шундый рәхимле булып үссеннәр, әти-әниләре, укытучылары йөзенә һәм дә яраткан гимназияләренә кызыллык китермәсеннәр.

Автор фотолары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Балтач гимназиясе

Нет комментариев