Көшкәтбаш башлангыч мәктәбендә патриотик айлык кысаларында күп төрле чаралар үткәрелде.
Шулар арасында һәркайсыбызга балачактан ук күңелебезгә таныш, якын булган чараларның берсе - Аҗаган уены. Бу көнне мәктәп тирәсе шау-гөр килеп торды. "Яшь көрәшчеләр" кыр буйлап шуышып барып, тирә-юньне миналардан арындырдылар. Сазлык аша да бик җитез генә үттеләр. Каршылыкларны зур тырышлык белән үтеп, байракны таптылар. Җиңү шатлыгы һәркайсыбызга күтәренке кәеф, горурлык хисләре алып килде.
Гөлнара Рәхматуллина,
Көшкәтбаш башлангыч мәктәбе
автор фотолары.
Нет комментариев