Россиянең халык артисты Юрий Куклачев бүген Балтачка килде.
Кенә мәктәбе инициативасы белән оештырылган бу очрашу, чакырылган кунакларның күп булуы сәбәпле, Балтач урта мәктәбендә үтте. Дөньяда беренче песиләр театрын оештыручы, дрессировщик, данлыклы клоун Юрий Куклачев иң элек укытучылар белән очрашып, сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Кенә мәктәбе укытучылары тарафыннан тәкъдим ителгән мастер-классларны кунаклар белән бергә халык артисты да күзәтте. Аннан соң Юрий Куклачев укучылар һәм семинар кунакларына үзе мастер-класс күрсәтте.






Нет комментариев