Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Куныр мәктәбендә Мәгъмүрә Хөрмәтуллина белән очрашу кичәсе узды

Кем белә, бәлки киләчәктә шушы очрашу кемнеңдер илһам канатларын ныгытыр, башка берәүгә максатына ирешү өчен омтылыш бирер

Якташ шагыйрә, күп җырлар авторы, районыбызның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкиле, бүгенге көндә Балтач бистәсендә яшәүче Мәгъмүрә Хөрмәтуллинага 75 яшь тулу уңаеннан мәктәбебездә «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип аталган әдәби очрашу кичәсе узды. 

Чарада укучылар һәм укытучылар катнашты. Туган як турындагы шигырьләренә мөрәҗәгать итү белән башланып киткән кичә Балтач районының бик күп чишмәле, гүзәл табигатьле Пыжмара авылында туып үскән Мәгъмүрә Хөрмәтуллина иҗатына күзәтү рәвешендә дәвам итте. Шагыйрәнең үз тормышыннан гыйбрәтле хәлләрне үтемле итеп сөйләве, төрле темаларга язылган шигырьләрен сәнгатьле укуы тамашачыны сокландырды. Әңгәмә кебек барган бәйрәм кичәсендә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, шагыйрәнең матур- матур шигырьләрен укып, аның сүзләренә язылган җырларын җырлап куандырдылар. 

Укучыларның Мәгъмүрә Хөрмәтуллина катнашында төшерелгән клипларны караганнан соң , күз яшьләрен сөртә- сөртә, бу чараны оештыручыларга рәхмәт әйтүләре- кунакның үзен дә тетрәндереп җибәрде. Әниләр көне якынлашкан көннәрдә үткәрелүе белән дә бу очрашуның укучыларга тәэсир итү көче бәяләп бетергесез зур булды. 

Кем белә, бәлки киләчәктә шушы очрашу кемнеңдер илһам канатларын ныгытыр, башка берәүгә максатына ирешү өчен омтылыш бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев