Нариман урамындагы балалар бакчасы янындагы билгене аударганнар.
Белем көне якынлашканда аеруча да балалар иминлеге турында кайгырта башлыйбыз, юллардагы куркынычсызлык хакында сөйләшәбез. Әмма...
Шушы көннәрдә бистәнең Нариман урамындагы балалар бакчасы янындагы кисәтү билгесен кемнәрдер көч кулланып урыныннан авыштырган. Машина бәргән дияр идең, буяулары купмаган. Бу кемнеңдер аңлы рәвештә зыян китерүе. Билге кемгә комачаулаган? Сорау җавапсыз кала.
Нет комментариев