Авыл мәдәният йортында Сосна мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларының Чыршы бәйрәме үтте.
Кыш Бабай белән Кар кызы, 2019 елның символы – Дуңгыз һәм башка персонажлар балаларны бәйрәм белән котладылар.

Балалар укытучылары белән бергә уеннарда катнаштылар, җыр-биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, сәхнәләштерелгән күренеш куйдылар.

Мәктәп директоры Гамил Котдусов шулай ук барысын да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрикләде. Бәйрәм бик күңелле узды, балаларга бүләкләр тапшырылды.
Булат Сәйфетдинов.
Фото, видео: автор
Нет комментариев