Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Ләйлә Латыйпова «Туган тел фест- 2025» фестивалендә катнашачак

Фестиваль ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла

19 апрель көнне Казан шәһәренең «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында мəктəпкəчə яшьтəге балаларга татар телендə белем бирүче тəрбиячелəр һəм укытучылар өчен республикакүлəм «Туган тел фест- 2025» узачак.

Фестиваль ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

Чарада районның катнаш төрдәге Балтач 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйлә Латыйпова да катнашачак. Ул «Тылсымлы стаканнар» уены ярдәмендә балаларның сөйләм телен үстерүне максат итеп алып мастер-класс алып барачак. 

Фестивалдә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзалия Заһриевнаның да катнашуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев