Фестивальдә Ләйлә Наилевна спикер буларак үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты
Балтач 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Латыпова Ләйлә Наил кызы Казанда узган республикакүләм Туган тел фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.
Әлеге фестивальдә Ләйлә Латыпова спикер буларак үзенең педагогик эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, хезмәттәшләренә кызыклы мастер-класс тәкъдим итте.
«Туган тел» фестиваленең нәтиҗәсе буларак, Ләйлә Наил кызына диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев