Мәктәп укучыларының өй эшенә дә вакыт чикләнгән
Мәктәп укучысы өй эшләрен башкаруга көненә 3,5 сәгатьтән артык вакыт сарыф итәргә тиеш түгел
Мәгариф министрлыгы эксперты Максим Костенко сүзләренчә, өй эшләренә бирелгән вакыт нормативлары балаларның яшь һәм психофизиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып билгеләнгән һәм Роспотребнадзор белән килештерелгән, дип яза «Шәһри Казан».
Укучылар өчен нормативлар түбәндәгечә:
* 2—3нче сыйныфлар — 1,5 сәгатькә кадәр;
* 4—5нче сыйныфлар — 2 сәгатькә кадәр;
* 6—8нче сыйныфлар — 2,5 сәгатькә кадәр;
* 9—11нче сыйныфлар — 3,5 сәгатькә кадәр.
Ә беренче сыйныф укучыларына өй эше бөтенләй бирелергә тиеш түгел. Моннан тыш, мәктәпләргә беренче сыйныф укучылары өчен чәршәмбе яки пәнҗешәмбе көннәренең берсен җиңеләйтелгән уку көне итү тәкъдим ителә. Бу көнне балаларның уку йөкләнеше катлаулырак фәннәрне киметү хисабына азайтылырга тиеш.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, өй эше баланың буш вакытын тулысынча алып тормаска, уку белән ял арасында баланс сакланырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев