Мәктәп укучылары һәм укытучыларга йөкләнешне киметү өчен балаларга өй эше бирмәскә кирәк.
«Яңа кешеләр» фракциясеннән Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы җиткерә дип, «Татар-информ» хәбәр итә.
«Улым минем депутат булуымны белүгә үк өй эшен гамәлдән чыгара торган закон кабул итүне сорады. Бүген Мәскәү ата-аналары белән очрашуда мин вакыт җитүен аңладым. Бу — дөнья күләмендәге тәҗрибә. Балалар һәм укытучыларга йөкләнешне киметү барысына да файдага гына булачак», — дип искәртте парламентарий.
Даванков якын арада бу мәсьәлә хакында Мәскәүнең Мәгариф һәм фән департаменты белән фикер алышырга вәгъдә итте.
Нет комментариев