Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Мәктәпләрдә тәртипкә билге: кирәкме, артыкмы?

Россия мәктәпләрендә укучыларның үз-үзен тотышын аерым бәяли башладылар

Яңа система буенча балаларның тәртибе биш төп критерий нигезендә тикшереләчәк, дип яза «Шәһри Казан».

Россия Мәгариф министрлыгы эксперты Марина Конева аңлатканча, бәяләүне сыйныф җитәкчеләре, укытучылар һәм педагог-психологлар бергәләп башкарачак.

Укучының үз-үзен тотышы түбәндәге критерийлар буенча бәяләнәчәк:

  • тәртиплелек;

  • башка укучылар һәм өлкәннәр белән мөнәсәбәтләр нормаларын үтәү;

  • социаль активлык;

  • җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес тоту;

  • җаваплылык һәм тәрбиялелек.

Әлеге яңалык инде Россиянең җиде төбәгендә сынау рәвешендә гамәлгә кертелгән. Хәзерге вакытта экспериментта 89 гомуми белем бирү оешмасы катнаша, анда 1–8 сыйныф укучылары җәлеп ителгән. Белгечләр фикеренчә, мондый бәяләү укучыларда җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итәчәк. Әмма кайбер ата-аналар һәм укытучылар бу яңалыкны артык контроль дип саный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев