Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Милли мәгариф яклауга мохтаҗ

Күпмилләтле төбәк буларак, районыбызда милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек Рәсәй Федерациясе, Татарстан Республикасының, муниципаль район хакимиятенең норматив-хокукый актларына нигезләнә.

Республика җитәкчелеге тарафыннан мөмкинлекләр күбрәк булдырылган саен муниципаль берәмлекләрдән дә милли мәгариф юнәлешендә нәтиҗәле эшчәнлек таләп итү арта бара: бу өлкәдә ел саен муниципаль берәмлекләрнең рейтинглары булдырыла. Быел исә аңа балалар бакчаларында сабыйларга туган телдә белем һәм тәрбия бирү, милли мәктәп укучыларының төп дәүләт имтиханын туган телдә тапшырулары кебек ике яңа күрсәткеч өстәлде. Район бу очракта да үз урынын саклап кала алды.

Урта гомуми белем мәгариф оешмаларында туган телдә белем алу күрсәткече - 62,5 %, район үзәгендә 2,4 %, балалар бакчаларында 97 % тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча өстенлекле юнәлеш - яңа уку елында район үзәгендә татар сыйныфларын ачу, татар мәктәпләренең һәм балалар бакчаларының эшчәнлекләрен үз статусларына, ягъни милли мәгариф оешмасына туры килердәй итеп оештыру.

Республика август киңәшмәсендә яңгыраган фикерләр дә шундый: татар мәктәбе дигән статус кәгазьдә һәм отчетларда гына калырга тиеш түгел, яңа уку елында да министрлык тарафыннан бу юнәлеш катгый контрольгә алыначак. Милли мәктәпләрдә укыту заманча итеп оештырылып, күп мәдәниятле мәгарифкә омтылу, укучыларыбызның үз туган телләрен, рус телен, инглиз телен дә камил белүләрен тәэмин итү, шул ук вакытта мәгариф оешмаларында милли мохит булдыру, гореф-гадәтләрне саклап калу - безнең төп бурычыбыз. Балалар бакчалары һәм мәктәп җитәкчеләре, сыйныф җитәкчеләре, мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, әти-әниләр кулга-кул тотынып эшләгәндә генә милли мәгарифне саклап кала алабыз.

9 нчы сыйныфларда татар теленнән бердәм республика тестының уртача билгесе-4, республикада-3,79 булып, районда иң яхшы нәтиҗәләр Арбор, Сосна төп мәктәпләрендә, Карадуган гимназиясендә. Гомумән алып карганда, билгеләр 21 мәктәпнең барысында да республиканың уртача күрсәткеченнән югарырак.
Яңа уку елыннан исә бердәм республика тестларын тапшыру тәртибенә үзгәреш кертеләчәк: рус мәктәбе укучылары өчен телдән сөйләү биремнәре өстәлә. Уку елы дәвамында укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү, үсеш дәрәҗәләренә мониторинг үткәреп тиешле чараларны оештыру, алдагы уку елында да тестларны уңышлы тапшыруны тәэмин итү - мәгариф оешмаларының төп бурычы булып тора.

Туган телләрдән республика олимпиадаларында һәм V Халыкара олимпиада җиңүче һәм призерлар да рейтингка нык тәэсир итте. Иң нәтиҗәле эш алып барган Норма урта мәктәбе, рейтингка берүзе 6 урын бирде. Туган телләрдән яуланган урыннар санына беренче елын удмурт, мари теленнән алынган урыннар да кертелде. Нигезләмәгә үзгәрешләр керү сәбәпле узган уку елында татар теле һәм әдәбиятыннан V Халыкара олимпиадага да бары тик республика этабында җиңгән 8-11 нче сыйныф укучылары гына катнаша алды һәм 10 укучының 4 се призлы урын яулады.

Соңгы елларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан укучылар арасында "Илһам" Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесен уздыра башлады. Районнарның милли мәгариф буенча эшчәнлекләрен бәяләгәндә бу бәйге нәтиҗәләренә зур игътибар бирелә. Республика күләмендә финалга чыккан 300 укучының 28 е (ә бу республикада иң зур күрсәткеч), җиңүче 44 укучының 2 се безнең районнан булуы милли мәгариф буенча рейтингта бик зур роль уйнады. Актив катнашкан Шеңшеңәр, Нөнәгәр, Норма мәктәпләре үрнәгендә яңа уку елына Арбор, Кенә, Субаш, Сосна, Шубан төп мәктәпләренә, Куныр урта мәктәбенә, Салавыч күппрофильле лицеена бу юнәлештә эшчәнлекне арттыру бурычы куела.

Милли мәгарифне бәяләүгә быел татар теленнән төп дәүләт имтиханнары күрсәткечләре дә кертелде. Мәгариф идарәсе һәм предмет укытучыларының район методик берләшмәләре тарафыннан ел дәвамында зур хезмәт башкарылды: һәр предметтан татарча биремнәр әзерләү, русчадан тәрҗемә итү, мәгариф оешмаларында һәм районда татарча биремнәр буенча имтиханнар үткәреп карау... Алдан 178 укучы төп дәүләт имтиханын татар телендә тапшырырга теләк белдергән булса да, бу мөмкинлектән бары тик 29 укучы гына файдаланды. Пыжмара төп мәктәбенең -80, Кенә мәктәбенең - 55, Арбор, Түнтәр, Субаш, Шубан мәктәпләренең 33 % укучысы имтиханнарны туган телләрендә тапшырсалар, исемлектә укучылар санының күплеге ягыннан алда әйтелгән мәктәпләрдән аерылып торучы Норма, Куныр, Смәел, Салавыч, Нөнәгәр урта мәктәпләреннән, Салавыч лицееннан, Шубан төп мәктәбеннән бер укучының да булмавы кызганыч. Бу мәктәпләргә яңа уку елында 9 нчы сыйныфлар белән максатчан эш алып бару, имтиханнарга әзерләнгәндә министрлык тәкъдим иткән татарча контроль-үлчәү материалларыннан файдаланып эш оештыру бурычы куела. Әлеге мәсьәлә буенча Мәгариф һәм фән министрлыгына да тәкъдимнәребезне кертәчәкбез.

Алда анализланып кителгән республика рейтингы күрсәткечләре нигезендә районның төп һәм урта гомуми белем мәгариф оешмаларының рейтингы булдырылды. 2015-2016 нчы уку елы белән чагыштырганда, Балтач гимназиясе, Норма, Смәел, Яңгул, Бөрбаш, Кече Лызи, Урта Көшкәт, Түнтәр мәктәпләре үз позицияләрен сизелерлек яхшырттылар. Салавыч, Куныр, Кенә мәктәпләренең нәтиҗәләре начарланды, Пыжмара мәктәбе үз урынын саклап калды.
Республикада татар гимназияләренең дә рейтингы төзелә. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча, районда милли мәгарифне үстерү үзәге буларак эшләп килүче Бакый Зиатдинов исемендәге Карадуган гимназиясе 7 нче урында, үз урынын 15 позициягә яхшыртты.
Рейтинглар - заман таләбе, ләкин милли мәгариф юнәлешендәге күпкырлы эшчәнлекне бәһаләү кысаларында гына чикләү мөмкин эш түгел. Ел дәвамында дәүләт телләрен саклау һәм үстерү программасы кысаларында күп чаралар, туган тел укытучыларының семинарлары, төрле бәйгеләр, конференцияләр, район җирлегендәге иҗтимагый оешмалар белән бергә оештырылган чаралар, Карадуган гимназиясе җирлегендә М. Җәлил исемендәге укучыларның республика фәнни-гамәли конференциясе, туган тел айлыклары, "Ана теле" онлайн мәктәбендә укуларны оештыру-бу әле милли мәгариф юнәлешендәге чараларның кайберләре генә.
Район мәктәпләрендә югары махсус белемле 64 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Шуларның 23 е югары, 35 е беренче категориягә ия. Удмурт, мари теле һәм әдәбияты укытучыларының да белемнәре һәм категорияләре заман таләпләренә туры килә.

"Укытучы-остаз", "укытучы-эксперт" грантына лаек туган тел укытучыларыбыз булу да куандыра. Башка фән укытучылары белән чагыштырганда бу күрсәткечләр буенча туган тел укытучылары алдагы урыннарда торалар, димәк, милли мәгарифнең торышы, аның киләчәге турында борчылып сөйләгән заманда, мәктәпләребездә туган телләрне тиешенчә укыту өчен алшартлар бар. Тик камиллекнең чиге юк диләр. Соңгы елларда уздырыла торган укытучыларның "Туган тел" мастер-класс, узган уку елында башлангыч алган "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" бәйгеләрендә нәтиҗәләргә ирешүне бурыч итеп куябыз.
Милли мәгариф оешмаларына һәм анда эшләүче мөгаллимнәргә мөмкинлекләр елдан-ел арта бара. "Дәүләт телләрен иң яхшы өйрәтүче мәктәп", "Оста мөгаллим" грантлары әнә шундыйлардан. Беренчесендә районның өч мәктәбе катнашты, аларның эшчәнлекләре уңай бәяләнде, ләкин грант республикада 10 мәктәпкә генә бирелеп, әлеге исемлеккә безнең мәктәпләр керә алмады.

Татар мәктәпләре педагоглары өчен уздырылган "Оста мөгаллим" грантына икенче турга районыбыздан 5 укытучы узды. Республикада 50 грант бирелеп, Норма мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Галимҗанова грантка ия булды.
Милли мәгариф ул һәрвакыт мөгаллим-тәрбиячеләр, укучылар һәм ата-аналар өчен генә түгел, ә гомумдәүләт күләмендәге иң мөһим сәяси мәсьәләләрнең берсе булып торды һәм шулай булып калачак.
Фидания Сабирова,
мәгариф идарәсенең
милли мәгариф һәм регионара
эшчәнлек буенча методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250