Балтач гимназиясе укучылары Карадуган авылындагы Муса Җәлил музеенда экскурсиядә булды.
16нчы февральдә Балтач гимназиясенең 1нче инженер сыйныфында укучылар Карадуган авылындагы М. Җәлил музеенда экскурсиядә булды.

Биредә укучыларга герой-шагыйрьнең тормыш юлы, батырлыгы, шигырьләре турында сөйләделәр, кызыклы экспонатлар белән таныштырдылар. Балалар М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шулай ук Себер тракты музее экспонатларын да карадылар.

Ахырдан Зарипова Гүзәлия әзерләгән табында тәмле коймаклар, кайнатмалар белән сыйландылар.
Музей хезмәткәрләре һәм дә Фирая Зыятдинова балаларны җылы каршы алды, музей буйлап кызыклы сәяхәт оештырды. Балалар бик канәгать калдылар.
Чулпан Габделганиева,
Балтач гимназиясенең 1 и сыйныфы укытучысы.
Нет комментариев