Нөнәгәр авылы мәдәният йортында «Бердәмлектә - безнең көчебез» дип аталган зур концерт булды
«Үлемсез полк» белән кичәнең тәмамлануы бик урынлы булды
Нөнәгәр мәктәп, бакча коллективы авыл мәдәният йортында "Бердәмлектә - безнең көчебез" дип аталган зур концерт куйды.
Һәр милләт биюе, балаларның чыгышлары искитәрлек, бик югары дәрәҗәдә үтте. Һәр сыйныф җитәкчесе, тәрбияче үз балалары өчен имтихан тотты дисәм дә ялгыш булмас. Күпме көч, сәләт, энергия бирер өчен күпме тырышлык кирәк. Биюләр безнең бик югары дәрәҗәдә, чөнки Шәмсәтдинова Алсу Ринат кызы балалар өчен бию генә өйрәтеп калмый, һәр бию өчен күлмәкләрне үзе тегә дә. Мондый талантлы шәхесләр булганда балаларның сәләтләре ачыла гына. Әти - әниләр, мәктәп өчен бу зур сөенеч!
Бүгенге хезмәт өчен рәхмәт сүзләрен сәхнәдә үзләрен артистларча тоткан, өйрәткәнне отып калып, тиешле дәрәҗәдә күрсәтә белгән кадерле укучыларыбызга, бакчада тәрбияләнүче нәниләребезгә, мәктәп, бакча коллективына рәхмәт диясе генә кала.
Бердәмлекнең көчен бөтен авыл кешесе, әти- әниләр күреп, үз балаларының уңышларына сөенеп, рәхәтләнеп кул чабып алкышларга күмделәр. Нөнәгәр, Чутай, Комзавод авылында яшәүче әти әниләр, карарга килгән тамашачылар мәктәптә укучы һәр баланың сәләтенә көч бирделәр. "Үлемсез полк" белән кичәнең тәмамлануы бик урынлы булды.
Махсус хәрби операциядә булучы авылдашларыбыз, рацондашларыбыз якын көннәрдә безнең араларга җиңү белән әйләнеп кайтуларын зур түземсезлек белән көтәбез. Армия сафларында хезмәт итүче егетләребез белән горурланабыз. Үз хәрби бурычларын үтәп, үз араларыбызга исән - имин әйләнеп кайтуларына теләп калабыз.
Зөлфидә Тләкова,
Нөнәгәр мәктәбе китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев