Нөнәгәр мәктәбендәге уңыш бәйрәменең тәме калды
Мондый күркәм бәйрәмнәр гел үтеп торсын
Элек-электән әби-бабаларыбыз көзне байлык-муллык фасылы дип йөрткәннәр. Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгыдан килә. Аны һәр мәктәп үзенчә үткәрә.
Нөнәгәр мәктәбендә «Уңыш бәйрәме» бик тәмле бәйрәм булып истә калыр балалар күңелендә. Быел үзенчәлекле булды. Һәр сыйныф балалары үзләренә ошаган салат ясап аны якладылар. Билгеле һәр сыйныфның әниләренә рәхмәт алар балалары белән бергәләп салат ясарга булыштылар.
Салатларны яклаганнан соң ашханәда һәр сыйныф үз салатына нәтиҗә ясады. Тәмле бәйрәм булды , - диләр балалар.
Бик күңелле көн булды. Аннан соң һәр сыйныф өч звенога бүленеп , башлангыч, урта, югары звенога бүленеп бәйрәм иттеләр.
«Көзге уңыш» дип исемләнгән кичәдә һәр сыйныф салатлар буенча үз номинациядә бүләкләнде.
Аннан соң балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен табышмак аша һәм яшелчәләрне характерлы үзенчәлекләренә: тәменә, төсенә, формасына карап күз бәйләп аера һәм исемнәрен әйтә белү уеннары кызык үтте. Һәр уеннар сыйныфларның җыр- биюләре белән үрелеп барды.
Мондый күркәм бәйрәмнәр гел үтеп торсын.
Зөлфидә Тлякова, Нөнәгәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев