Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Нөнәгәр укучылары «Аҗаган 2025» уенында көч сынашкан

«Аҗаган» уены ул — хәрби-патриотик һәм спорт уеннары белән берлектә, хис-кичерешләр бирә торган хәрби-спорт бәйрәме

Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби-патриотик «Аҗаган 2025» уенын үткәрү районның һәр мәктәбендә дә уза. Безнең Нөнәгәр мәктәбендә дә бу уен матур традицияга әверелеп бара. Уенның бүген дә көтеп алынган булуы һәм актив узуы үзе бер зур куаныч, дип хәбәр итәләр мәктәп дирекциясеннән.

«Аҗаган» уены ул — хәрби-патриотик һәм спорт уеннары белән берлектә, хис-кичерешләр бирә торган хәрби-спорт бәйрәме.

Уенның максаты — төрле яшьтәге балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, балаларда мөстәкыйльлек, аңлы дисциплина, үзара дустанә мөнәсәбәт ихтыяр көче, тапкырлык тәрбияләү ул.

Укучы балалар «Зәңгәрләр», «Яшелләр» командасына бүленеп уйныйлар. Һәр команда да бик нык әзерләнеп килгән, сугышчан җырлар җырлап, хәрби стройда йөрү осталыкларын күрсәткәннән соң, спорт уеннарында көч сынашты командалар.

Уен тәмамлангач укучылар учакта пешкән бәрәңге, учак өстендә кайнаган тәмле, үләнле чәйдән авыз иттеләр. Иң күңелле мизгеле шушыдыр балалар өчен...

Мондый ярышлар балаларны хәрби хезмәт нигезләре белән таныштыра, ватанга тугрылык, хәрби хезмәттәшлек-дуслык һәм җаваплылык тойгысы тәрбияләргә, сәламәт тормыш рәвешенә күнегергә ярдәм итә.

–  «Аҗаган» уены безне тагын да дуслаштырды, көчле-җитез генә түгел, ярдәмчел булырга өйрәтте, — дип сөйли балалар. Бүгенге көн иманым камил, күңел почмагында бик озакка кадәр сакланачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аҗаган