Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Нөнәгәрдә балаларның иҗат концерты узды

Концерт бик эчтәлекле, бер сулыш белән үтте

Нөнәгәрдә «Туган ягым — яшел бишек!» дип аталган башлангыч сыйныфта укучы һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның иҗат концерты булып узды бездә.

Бик тә актуаль тема. Туган җир, туган йорт, туган авыл! Болар — җанга иң якын сүзләр.

Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган ягына әйләнеп кайта. Шушы туган җирнең кадерен, аның табигатен сакларга кече яшьтән үк бала күңеленә сеңдерү безнең бурыч та инде. Укытучылар, тәрбиячеләр үзләре хайван, кош образлары тудырып бәйрәм өлешенә тагы да матурлык өстәделәр. Хайван, кош телләре аша халык күңеленә хәзерге вакытта табигатьне сакларга кирәклеге турында чаң суктылар. Табигать саф, чиста булуы ул — безнең сәләмәтлек. Каян килгән безнең балаларга мондый моң, сәләт, искитеп карап утырды тамашачылар.

Минемчә, илһамны да алар туган яклары табигатеннән алган булсалар кирәк. Юкса, бетмәс — төкәнмәс моң, рухи көч, сүнмәс иҗат чишмәсе кайдан килергә мөмкин.Әлбәттә безнең матур, чиста туган авылым табигатеннән билгеле.

Концерт бик эчтәлекле, бер сулыш белән үтте. Сабыйларның самимилеге, уңганлыгы, булганлыгы аларның һәр чыгышыннан күренеп тора. Аларның осталыгына, үз — үзләрен сәхнәдә тотышларына һәр әти әни, тамашачылар сокланып карап, аларны һәр чыгыш саен алкышларга күмделәр.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрне аерым зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Чөнки алар кечкенә дип тормадылар матур итеп бииләр, җырлыйлар, уйныйлар. Нәни генә булсалар да, алар чын артист кебек. Тәрбияченең, укытучының эше менә шунда күренә. 

Авыл халкы безнең концертны ел саен көтеп ала, алкышларыгыз өчен рәхмәт. Шушы сабыйларны сәхнәгә чыгарлык итеп әзерләгән укытучыларга, тәрбиячеләргә, һәр кушканны үтәргә әзер торучы әти әниләргә олы рәхмәтемне җиткерәм.

Зөлфидә Тләкова,

Нөнәгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев