Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Нөнәгәрдә Укытучылар көненә мөгаллимнәргә сюрприз ясаганнар

Бу көтелмәгән яңалык, бик сөенечле бүләк булды. Көтелмәгән сюрприздан күңелләр тулды

Нөнәгәр мәктәбендә Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм булды. Мәктәп шатлыклы, сөенечле елмаю-көлешүләрдән гөрләп торды. Укучылар укытучы ролен башкарып, белем бирү осталыкларын үзләштерде.

Үзләре укыган мәктәптә белем алган укучылар Фәнзия Төхфәтуллина, Раяз Фәсыйхов, Раил Нигъмәтҗанов, Алмаз Вафин һәм хезмәттәшебез Фидәил Зарипов үзенең баянчы дусты Илфат Шәехов белән укытучыларга видео аша котлаулар җибәргәннәр.

Бу көтелмәгән яңалык, бик сөенечле бүләк булгандыр, мөгаен. Көтелмәгән сюрприздан күңелләр тулды. Бу матур котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Сезгә тормышыгызда иҗади уңышлар телибез, яңа үрләр яулагыз!!!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, укытучым,
Синнән алган шушы белемне
Тормышымда кулланам..
Бу соң үзе бәхет түгелме?!

Синең белән бүген горурланам,
Хөрмәтем зур сезгә йөрәктә,
Һәрбер сүзең, һәрбер киңәшләрең
Мине ялгышмаска өйрәтә.

Тәнеңә, Раббым, сәламәтлек бирсен,
Бәхет, шатлык озата барсыннар.
Язмышлар да сезгә гел яхшылык,
Гел уңышлар гына язсыннар.

Зөлфидә Тлякова,

Нөнәгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев