Норма мәктәбе артистлары «Сәйяр» театр фестиваленең республика этабында катнашу хокукы алды
Яшь артистларыбызга бәйгенең алдагы этапларында да уңышлар телибез
Норма мәдәният йортында Норма урта мәктәбенең «Яшь артист» түгәрәге Е. Шварцның «Бозны эреткән йөрәк» спектаклен укучылар игътибарына тәкъдим итте.
Әлеге спектакль «Сәйяр» театр фестивале республика бәйгесенең муниципаль этабында беренче урынны яулады һәм республика этабында катнашу хокукы алды.
Театр коллективына мәгариф идарәсенең дипломы тапшырылды, аларга Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең акчалата бүләге биреләчәк.
10 нчы апрельдә, 19.00 сәгатьтә спектакль Норма мәктәбенең әти-әниләренә күрсәтеләчәк. Яшь артистларыбызга бәйгенең алдагы этапларында да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев