Балтач мәктәбендә 5 һөнәр юнәлеше буенча узган бәйгенеӊ дәвамы буларак Карадуган һәм Кече Лызи мәктәпләре базасында оештырылганнары да үзенчәлекле, зур тәрбияви мәгънәгә ия иде.
«Флористика» һәм «ювилерное дело» исемле конкурста мәктәпләрдән килгән укучы балалар саны күп булмаса да, үз эшләренеӊ чын осталары сайлап алынганы күренеп тора. Ә Карадуган мәктәбендә «татар ашлары серләре», «парикмахер», «визажист», «маникюр» һәм слесарьлык һөнәрләренә өйрәнүчеләр бу юнәлешне бигрәк якын иткәннәр. Катнашучыларныӊ матурлыкны күрә һәм бәяли белүләре, аӊа ирешү серләре турында якыннан таныш булулары күзгә ташлана. Алар тудырган матурлыклар турында Сезгә фотомизгелләр тәкъдим итәбез.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
0
0
Нет комментариев