Мәгариф

Планшет көтә

Хәзерге вакытта «IТ - Чемпион» конкурсының икенче этабы бара.

Укучылар «ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталын үстерү» дип аталган иҗади номинациядә үз көчен сыный ала. Балалар электрон хезмәт күрсәтү буенча кызыклы идеяләр, программалаштыру һәм дизайн өлкәсендә сәләтләрен күрсәтә ала.
Әзер эшләрне укучылар мәктәп администраторына тапшыра. Ә ул үз чиратында «ТРда электрон белем бирү» системасына урнаштыра. Иҗади эшләр Знче ноябрьгә кадәр кабул ителә. Күп балл җыючыларны планшет көтә.


250

Нет комментариев