Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

«Профессионаллар» чемпионаты: Балтачта иң-иңнәрне ачыклыйлар

«Профессионаллар» — Россиядә һөнәри осталык буенча иң масштаблы ярыш. Чемпионатның максатлары — талантлы яшьләрне ачыклау, квалификацияле кадрлар әзерләү һәм илнең технологик суверенитетына ярдәм итү

2025 елның 30 октябреннән 2025-2026 елгы «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча Х чемпионаты старт алды һәм ул 2026 елның маена кадәр узачак.

Ярышлар «Профессионалитет» федераль проекты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.

Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе, Бөрбаш урта мәктәбе һәм Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы базасында пешекче эше, зәркән эше, чәчтараш сәнгате, визажист, маникюр, агач эшкәртү,  мобиль робот техникасы, электроника, флористика, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, умартачылык, агрономия, машина белән сыер саву операторы, трактор йөртү, автомобиль йөртү, татар ашлары, костюм дизайны, лаборатор-химик анализ, секретарь-машинист, кәгазь үрү, китапханә эше компетенцияләре буенча иң-иңнәрне ачыкладылар.

 

Мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Алисә Галләмова белдерүенчә, май аена кадәр ресторан сервисы, урман эше, ландшафт дизайны, пешекче-кондитер, яклау проекторы, мәктәпкәчә тәрбия, видео-монтаж компетенцияләре буенча бәйге үткәрү планлаштырыла.

— Укучыларыбыз бу ярышларда бик теләп катнаша. Әзерлек эшләре елдан-ел камилләшә.Талантлы укучыларның күп булуы сөендерә, — дип бәя бирде укучылар һәм аларның остазларының эшчәнлегенә чараны оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев