«#Запасгаджетыңнымәктәбеңәбир» хәйрия акциясе кысаларында Илгизәр Зарипов Балтач мәктәбе укучысы Рафис Зәкиевка планшет бүләк итте.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы дистанцион укыту формасын оештыру кысаларында аз керемле гаиләләрдәге балаларга компьютер техникасы һәм гаджетлар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү өчен «#Запасгаджетыңнымәктәбеңәбир» хәйрия акциясен башлап җибәрде дип хәбәр иткән идек.

Әлеге акциягә Балтач урта мәктәбендә белем алган ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Наил улы Зарипов та кушылды. Ул «#Запасгаджетыңнымәктәбеңәбир» хәйрия акциясе кысаларында Балтач урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рафис Зәкиевка планшет бүләк итте.
Нет комментариев