Казан шәһәрендә математика фәненнән мәктәп укучыларының «Олимпка юл» республика олимпиадасы узды.
Олимпиадада Балтач районының 7-11 сыйныфларыннан 5 укучы катнашты. Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гыйләҗев Рәсим олимпиаданың җиңүчесе булып танылды.
Сосна төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Әскаров Дилүс һәм Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Абдуллина Гүзәл олимпиаданың призерлары булды. Котлыйбыз!
Нет комментариев