Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Рәхмәт сүзләре...

Милли уеннар, гореф-гадәтләрне искә төшерү төп максат иде

23 июньнән алып 28 июньгә кадәр районда «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә «Ура, авылга!» лагере эшли башлады.

Әлеге проект икенче ел гамәлгә ашырыла. «Ура, авылга» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән оештырылды. Лагерьлар республиканың 10 районында узды. Шулар арасында безнең район һәм Нөнәгәр авыл җирлеге дә бар. Районыбызның өч авылында узды. Салавыч, Чепья авылында һәм бездә булды.

Шәһәрдән авылга, әби-бабасына җәйге каникулга кайткан балалар 5 көн дәвамында авылга хас булган һөнәрләр, кәсепләр, җырлар-биюләр, кул эшләре белән танышып, татар телендә сөйләшеп, авыл тарихы һәм тормышы белән якыннан таныштылар. Шулай ук милли уеннар, гореф-гадәтләрне искә төшерү төп максат иде.

Барлыгы 60 бала җыелды. Без дә бакчабызда тәрбияләнүче балалар белән лагерьга кунакка килдек. Ул көнне үзләренең эшләре булуга карамастан, безне бик җылы кабул иттеләр. Бик күңелле булды безгә дә. Һәр вожатый үз эшен белеп башкара.
«Ура, Авылга!» проекты тәмамланса да, күңелдә якты хисләр, матур мизгелләр күңелдә нур булып калды, ди катнашкан һәр бала. Проектны тормышка ашыру өчен, үзләренең вакытларын кызганмыйча, ярдәмнәре тигән:

Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Закиров Илһам Наил улына, Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Сөләйманов Айрат Габделмарат улына, Нөнәгәр мәдәният йорты хезмәткәрләренә олы рәхмәт.
Әрәпәнең бизәге булган кыңгыраулы атның хуҗасы Гафиуллин Рашит Хаҗип улына, матур, бәйрәмчә бизәлгән ат белән
балаларны сөендереп, бөтен авылны ураучы Әсхадуллин Ришат Рашит улына зур рәхмәт!

Балаларга үзләренең осталыкларын күрсәткән, әби- бабайлардан мирас булып калган һөнәрләрне балаларга таныткан өчен Нәҗипова Гөлзифа Нәкыйп кызына, Миннемуллин Рифат Гафиулла улына, Мөхәммәдиев Расих Кәлимулла улына зур рәхмәт!

Тэмле ризыклар пешерергә өйрәтүче аш — су осталарына: Гарипова Залия Фәрит кызына, Габделвалеева Гөлсәрия Шәрифулла кызына һәм Хафизова Ләйсән Фәрит кызына зур рәхмәт! «Шундый тәмле, шундый татлы, телләреңне йотарлык» — дип мактый- мактый ашадылар балалар! Күргәзмәгә куярлык матур, уңган, килгән коймак — пирожкиларыгыз өчен рэхмэт сезгэ, алтын куллы апалар!!!
Балтачта, Сабантуйда Галимуллина Самира, әнисенең, авылыбызның яраткан шагыйрәсе Галимуллина Тәнзилә Шамил кызының, лагерьга багышлап язган шигырен башкарып, күпләрне шаккатырды. Бу номер проектның кульминацион ноктасы булды! Сезнең гаиләгә олы рәхмәтебезне белдерәбез!!!

Лагерь хезмәткәрләре һәм лагерьга йөргән балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары исеменнән барлык ярдәм күрсәтүче авылдашларга да чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Балаларны һәрбер өйдэ якты йөз, тәмле сүз белән каршы алып, аларны сөендереп, әрәпә күчтәнәче биреп, хәерле юллар теләп калучы авылдашларга аерым зур рэхмэт әйтәсе килэ! Барчагызга да уңышлар, сәламәтлек, алга таба да бергә булып, бердәм булып эшләргә һәм яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев