Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәгариф

РФ Мәгариф министрлыгында мәктәпләрдә өй эшләрен гамәлдән чыгарырга җыенмыйлар

2026 елның 1 сентябреннән өй эшләрен рәсми рәвештә беренче сыйныф укучыларына бирмәячәкләр

РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов Яр Чаллы педагогларының август киңәшмәсендә катнашучыларга видеомөрәҗәгатьтә ведомство мәктәп укучылары өчен өй эшләрен тулысынча гамәлдән чыгарырга җыенмый, дип белдерде.

Министр ассызыклаганча, өй эше узган материалны кабатлау өчен кирәк. Шул ук вакытта ул бу практиканы камилләштерергә кирәклеге белән килеште.

Бердәнбер үзгәреш 2026 елның 1 сентябреннән өй эшләрен рәсми рәвештә беренче сыйныф укучыларына бирмәячәкләр.

2026-2027 уку елының яңалыгы булып бишенче сыйныфлар өчен «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» фәне торачак. Моннан тыш, 9 нчы һәм 10 нчы сыйныфлар өчен тарих, шулай ук җәмгыять белеме буенча дәреслекләрнең бердәм дәүләт линейкасына күчү башланачак.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев