"Романтик" лагеры өчен юлламалар бирелә башлады
Мәгариф

"Романтик" лагеры өчен юлламалар бирелә башлады

"Романтик" ял лагерында 12 июньнән I смена җәйге ял вакыты башланып китә.

5 июньнән район мәгариф идарәсендә "Романтик" лагеры өчен юлламалар бирелә башлады.
Хәзерге вакытта ул бинада ремонт эшләре бару сәбәпле, роно үзәк китапханәнең балалар бүлегенең уку залына күченде. Шуңа күрә бинаның арткы ягыннан кереп, беренче катта район мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязовага мөрәҗәгать итүегез сорала.
Биредә әти-әниләр белән килешүләр төзелеп, лагерьга юлламалар (путевкалар) бирелә башлады.


250

Нет комментариев