Балтач бистәсенең Салават күпере бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә бал-маскарад булып узды
Балаларыбыз белән бәйрәм итәр өчен урманнан бик күп җәнлекләр килгән иде. Алар балалар белән бик күңелле уеннар оештырдылар. Яраткан балаларыбыз үзләренең җыр-моңга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмдә конкурсларда катнашкан әти-әниләрне дә бүләкләп уздылар. Балаларыбыз белән бик матур бәйрәм кичәсе оештырганнары өчен барлык тәрбияче апаларына зур рәхмәт белдерәбез.
Тәнзилә Габдрахманова
0
0
Нет комментариев