Сөенче! Диана - республика олимпиадасы җиңүчесе
Мәгариф

Сөенче! Диана - республика олимпиадасы җиңүчесе

2-4 февральдә Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде.

Биредә безнең районнан 9 укучы катнашты.
Балтач урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Кәримова Диана (укытучысы Хәйруллина Г. И.) республика олимпиадасында җиңү яулады.

Норма мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Гатауллина Лина (укытучысы Әсадулли на Э. В.), Балтач мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучылары Мөхәммәтгалиева Азалия (укытучысы Хәйрулли на Г. И.), Шакирҗанова Азалия (укытучысы Хәйрулли на Г. И.), 8 нче сыйны фы укучысы Ибраһимова Гүзәл (укытучысы Шакирҗанова Р. Р.), 9 нчы сыйныфы укучысы Шакирҗанова Айзилә (укытучысы Хәйрулли на Г. И.), Гайсина Зилә (укытучысы Шакирҗанова Р. Р.) республика олимпиадасының призерлары булдылар.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


олимпиада

Нет комментариев