Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме бик күңелле һәм шул ук вакытта моңсу үтте.
Бәйрәм барышында бик матур һәм шул ук вакытта күзләрдән яшьләр тамарлык сүзләр әйтелде. Алар һәркайсы чыгарылыш сыйныф укучыларына багышланып, киләчәктә аларга туры юлдан тайпылмыйча, матур тормыш сукмагыннан атларга дигән киңәшләр буларак яңгырадылар.
Олимпиадаларда призлы урыннар алган укучыларга "Маяк" күмәк хуҗалыгы рәисе Хаҗиев Хәлил Әгъләм улы зур бүләкләр тапшырды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафисович котлады.
Укытучыларга укучылар йөзендә үзләренең "яшь" чакларын күрү бик рәхәт һәм иң күңелле мизгелләр булды.
Нет комментариев