Смәелдә мәктәп яны лагеренда «Сәлам, сәламәтлек!» исемле уен-дәресе үтте
Әлеге уен-дәрес – балаларда сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга карата мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияләүнең бер нәтиҗәсе булды
Смәелдә мәктәп яны лагеренда «Сәлам, сәламәтлек!» исемле уен-дәресе үтте. Бу чарада безнең тормышыбыз өчен иң кадерле нәрсәләрнең берсе — сәламәтлек турында әңгәмә кордык. Балалар белән ачык һавада, дөрес һәм файдалы яшәү рәвеше турында сөйләшеп, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Шулай ук, күңелле һәм кызыклы уеннар уйнап, вакытны файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәргәннәр. Бу чара балаларның сәламәт яшәү рәвеше турындагы белемнәрен ныгытып, аларга тормышта дөрес сайлау ясау мөмкинлеген тудырган.
Әлеге уен-дәрес – балаларда сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга карата мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияләүнең бер нәтиҗәсе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев